6 лет никаху поздравление мужу по татарски

Поздравления с Никахом на татарском языке

Никах коне белэн котлыйбыз,
Татулыкта яшэуегезне телибез!
Гаилэгез булсын бик нык,
Яшэгез сез тик яратышып.

Элбэттэ хормэт итеп, яратыгыз
Бер-берегезне саклагыз Сез.
Шэп гаилэ икэн дисеннэр,
Дусларыгыз сокланып карасыннар!

(перевод с татарского в стихах)
С днем никаха поздравляем,
Жить в гармонии желаем!
Крепкой будет пусть семья,
Чтоб жилось вам лишь любя.

Непременно уважайте и любите,
И друг дружку берегите.
Чтоб смотря на вас друзья,
Говорили: «Классная семья!»

Никах коне белэн котлыйбыз.
Куркэм тормыш сезгэ телибез.
Гаилэ булып кавыштыгыз,
Бер-берегезне яклап яшэгез!

Яратыгыз, шашып яратыгыз,
Хэм элбэттэ хормэт итегез!
Барсы да булсын очен тэртип,
Муллы тормыш сезгэ телибез!

Бэхет, иминлек хэм тынычлык,
Гаилэгезне балалар горлэтсен!
Ходай гаилэгезне сакласын,
Без телибез сезгэ унышлар!

(перевод в стихах)
С днем никаха поздравляем.
Жить в гармонии желаем.
Друг за друга быть горой,
Коли стали вы семьей!

Чтоб любили, обожали,
И непременно уважали!
Чтобы было все в порядке,
Пожелаем жить в достатке!

Счастья, мира и добра.
Чтоб окружала детвора.
Пусть семью хранит Аллах,
Мы желаем вам всех благ!

Никах коне, никах коне буген.
Сезнен кавышкан конегез!
Бэхет белэн тулы кунелегез,
Гел шулай барсын тормышыгыз.

Бер йорэктэй булып типсен,
Сезнен парлы йорэгегез.
Буген биргэн вэгъдэлэр,
Гомерлеккэ саклансын!

(перевод в стихах)
День никаха, день никаха
Сегодня День соединения у вас!
Душа Ваша счастьем полна,
Пусть жизнь всегда будет светла.

Пусть воедино бьются любя,
Теперь уже парные ваши сердца.
Клятвы данные сегодня друг другу,
Сумейте сохранить на века!

Никах белән сезне котлыйбыз,
Берләшмәгә бәхет телибез,
Тормышта һәлакәт булмасын,
Гаилә бизәкләре мәңге калсын.

Булсын сездә бәхет, мәхәббәт,
Балалар белән йорт тулсын гөрләп,
Кайгы-хәсрәт булмасын,
Афәттән күк күкрәмәсен.

(перевод с татарского на русский)
Поздравляем вас с никахом,
Счастья вашему союзу,
Не кончается пусть крахом,
Вечными пусть будут узы.

Вам желаем любви, счастья,
Деток, полный-полный дом,
Пусть не будет бед, ненастья,
Не гремит над вами гром.

Бүген сез гаилә корасыз,
Бүген бәйрәм йортыгызда,
Никах белән сезне котлыйбыз,
Телибез мәхәббәт сезгә.

Яшьләребез, бәхет булсын,
Өегездә сезне көтсен,
Бала көлүе таралсын,
Уңыш, хислар сездә калсын.

(перевод с татарского)
Сегодня вы одна семья,
Сегодня праздник в доме вашем,
С никахом, милые друзья,
Любви вам, молодые наши.

Пусть будет счастье в вашем доме,
Пусть детский смех там раздается,
Всех благ, успехов вам в объеме,
И чувство в вас пусть остаётся.

Никахыгыз котлы булсын!
Бүген сез ир белән хатын,
Башка гаиләләр өчен
Үрнәк булып гомер үтсен.

Бүген сез бәхетле, матур,
Тормышыгыз сезнең бәллүр,
Саклагыз гына барысын,
Ихлас Аллам да сакласын.

(перевод с татарского)
Никах ваш пусть будет счастливым!
Сегодня муж вы и жена,
Пример вашей семьи красивым
Пусть будет парам все сполна.

Сегодня счастье у вас, радость,
Но жизнь хрупка, словно хрусталь,
Вы берегите эту сладость,
Храни Аллах вас, вместе вдаль.

Яшьләргә бүген никах укылды,
Күкләрдә Ходай кавыштырды,
Мәңгегә ир белән хатын алар,
Тормышлары бәхет белән тулды!

Юлларыгыз булсын гел якты,
Бер-берегезне саклагыз,
Әти-әнигә оныклар буләк итеп,
Бер-берегезне яратыгыз!

(перевод на русский в стихах)
Молодые сегодня отмечают Никах,
На небесах соединил их Аллах,
Теперь они вечно муж и жена,
Жизнь отныне счастьем полна!

Светлого Вам пожелаем пути.
Чтоб друг друга всю жизнь берегли.
Внуков родителям чтоб подарили
И сильно сильно друг друга любили!

Кадерле, хөрмәт яшьләребез,
Матур-матур бүген көнегез,
Никах туегыз белән без
Котларга да ашыгабыз.

Йөрәкләрегез шәп типсен,
Мәхәббәтегез күп яшәсен,
Тормышта шатлык булсын,
Тазалык, муллык керсен.

Тату яшәгез, яшьләр,
Булсын һәркөн бәхетләр,
Булсын дуслык, ярату,
Иминлек, хөрмәт итү.

(перевод на русский)
Дорогих молодых уважить,
В прекрасный день пришли,
С Никахом вас поздравить,
Мы очень уж спешим.

Пусть ваше сердце бьется,
Любовь живет всегда,
Жизнь здорово смеется,
В достатке — красота.

Живите дружно, молодые,
Большого счастья вам, родные.
Пусть будет дружба, и любовь
Благополучна будет вновь.

Бүген бөтен кунаклар җыелды
Яшьләрне котларга дип.
Туган балаларыбыздан яңалык килде!
Никах көнегез белән котлыйбыз!

Явызлыксыз яшәргә телибез!
Сезнең сайлавыгызны хуплыйбыз!
Туган кызыбыз һәм шәп кияү!
Туй бәйрәме ямьле үтсен!

Мәхәббәтне гел кояш яктыртсын!
Тату һәм дус яшәгез!
Бер-берегезне һәрвакыт саклагыз!
Оныкларны да бүләк итегез!

(перевод в стихах)
Собрались сегодня гости,
Чтоб поздравить молодых.
Получили мы все новость
От детей наших родных.

С Днём Никаха поздравляем!
Век желаем зла не знать!
Мы ваш выбор одобряем!
Родная дочь и классный зять!

Любовь пусть ваша длится вечно!
Живите дружно и беспечно!
Друг друга всегда берегите!
Ну и внуков подарите!

Источник

Поздравление с никахом. Поздравления на никах на татарском языке.

Удобный список поздравлений, эксклюзивные поздравления на все праздники, желайте молодоженам с радостью и теплом…

Поздравления на никах на татарском своими словами

Поздравления на никах от родителей

Никах коне белэн котлау сузлэре татарча

Поздравления на никах от сестры

Слова родителей на никах

Никах котлаулары

Никах белэн котлаулар

Татарча котлаулар никах

Яраткан балаларым, мин буген сезнен белэн сокланам, горурланам!
Буген сезнен очень жаваплы hэм дэ изге коннэрнен берсе!
Никах туе!
Чын кунелемнэн котлый сезне!
Гайлэнен конэн-кон ныгуын, йортыгыз да игелек, жылы, ямь булуын телим!
Уй-фикерлэрегез чиста булсын, рухи-васыятлэрне онытмагыз.
Бер-берегезне, эти-энилэрегезнен кадерен белеп, тигезлектэ, тату, матур
яшэвегезне телибез!

Кадерле улым, кызым сезне чын кунелдэн Никах туе белэн тэбрик итэбез!
Буген сез яна тормышка зур адым ясадагыз!
Аллаха Тагэлэ бэхетле тормыш, шатлыклы коннэр насыйп итсен!
Бер-Берегезне ишетэ белегез, ярату, сабырлык телибез!
Мэхэббэт чиксез булсын, сою хислэрен икэу бергэ саклагыз, бер-берегезгэ
барлык очракларда чын терэк булыгыз!
Бэйрэм белэн!

Кадерле яш пар!
Сез буген гаилэ тозу эшенэ керештегез!
Язылган рухи-васыйятлэрне утэп, Никах туе уткэрэсез!
Ихлас кунелемнэн котлыйм сезне!
Бэхетле булыгыз, йорэклэрегездэ янан мэхэббэт уты безне дэ жылытып торсын!
Алга таба, тормыш адымнарын бергэ ясагыз, бер-берегезгэ карата ярдэмчел, сабыр булыгыз!
Барыр юлларыгыз хэерле, эшлэрегез унышлы булсын! Кояш балкысын кунеллэрегездэ!

Хормэтле кияу, килен!
Сезнен ин матур, ин бэхетле коннэрегезнен башы белэн чын кунелдэн котлыйм hэм бэхетле булуыгызны телим!
Безнен очен бик тэ кадерле сез, бик тэ якын, бик тэ кирэкле!
Аллаха Тэгала сезнен тормышыгызны жинел hэм шатлыклы итсен!
Сау-сэлэмэт булыгыз, матур балалар устергез, алар олыгайган елларда сезгэ шатлык китерсен!
Бер-берегезне яратып, жылы кулларыгызга тотынып, соенеп яшэгез!

Айдар, Алинэ Аллаха Тэгала каршында тозелгэн Никах туе белэн котлыйбыз сезне!
Яна тормыш нык сэлэмэтлек, какшамас бэхет алып килсен, йортта мэхэбэт
hэм узара анлашу яшэсен!
Балаларыгызга, башка ир белэн хатын, яш парларга урнэк булыгыз!
Бэхет куллэрендэ йозегез! Бэйрэм белэн кадерлэрем!

Бу шатлыклы бэйрэмдэ безнен Яш парга файдалы кинэшлэр бирергэ рохсэт итегез:
Кияугэ кинэш: Эгэр дэ мэгэр ойгэ сон hэм бераз салып кайтасын икэн сразу же хаынынны кочаклап ал, табасы белэн сугып олгермэс!
Кэлэшкэ кинэш: Гэйлэдэ тынычлык саклап калу очен, ир ойдэ кем хужа икэнен сизмэскэ тиеш!
Кияугэ кинэш: Эгэр эш бармаса, хатынына колак сал!
Кэлэшкэ кинэш: Иренэ зарланма, хэтерлэ ир яхшы якка узгэру очен анна хатын-кыз ярдэме кирэк!
Кияугэ: Хатынын хаклы булмасада, анардан гафу утенергэ онытма!
Яшлэргэ кинэш: узе туган-башкаларгада туарга ярдэм ит. )))
Хэзер инде телэклэрем кучэм: Кадерле яш парны Никах туе белэн тэбрик итэм!
Зур гаилэ бэхете телим, сез хэзер бергэ, мэнгелеккэ шулай булсын!
Бер — берегезне яратыгыз, кадерлэгез, анлашырга торышыгыз!
Үзегезне саклагыз, үзара ярдәмләшегез!

А…, А… сез бергэ!
Сезне бэхетле итеп куру, hэрберебез очен зур шатлык!
Аллаха Тэгала ризалыгы белэн сез инде бер гайлэ!
Никах туе котлы булсын, бэйрэм белэн!
Йорэклэрегездэ мэххэббэт мэнге яшэсен, сезгэ уз ара хормэт, анлашу телибез.
Барлык каршылыкларны бергэ, кулга-кул тотышып лаеклы утеп булла!
Жылы сузлэр, кочаклашулар, назлар турында онытмагыз.
Кияугэ сабырлык, зирэклек тупларга, хатын-кызлар капризларын кабул итэргэ hэм анларга, Кэлэшкэ хатын-кызлыкны иренэ карата кайгыртырга, хормэтне сакларга кинэш итэбез!
Сез ин матур яш пар, бэхетле булыгыз Машаллах!

Кадерле кияу белэн кэлэш!
Кешелэрнен бер-берсен очрату, уз мэхэббэтлэрен, бик моhим эйбер!
Сезгэ бэхет елмайды — сез дэ бер-берегезне очраткансыз, яраткансыз!
Мин сезне яна тормыш адымы — никах туе белэн котлыйм!
Сезгэ нык, тугры, жинуче мэхэббэт, э тагын — сабарлык hэм тынычлык телим.
Бер-берегезне анлагыз, тату яшэгез!
Озын-Озак коннэр hэм эссе тоннэр сезгэ!
Эшлэрегездэ зур унышларга ирешергэ насыйп булсын!
Балалар тулы йорт!
Бэхетле булыгыз!

Кадерле яш парлар!
Чын кунелдэн сезне истэлекле вакыйга — гаилэгез туы белэн котлыйм!
Бэхетле булыгыз, бер-берегезне яратыгыз, кадерлэгез hэм хислэрегезне саклагыз!
Гаилэ бэхетегез мэхэббэт, наз hэм дэрт белэн тулып торсын.
Якты килэчэктэ зур унышларга ирешеп, сезнен йортыгыз балалар, шатлык белэн тулсын! Аминь!

Безнен яраткан, хормэтле яшь парлар!
Куклэр сезнен олы мэхэббэтне Никах туе белэн беркетэ!
Бу беркету гомерлеккэ булсын!
Тик саф сою зур бэхеткэ илтэ!
Сезнен йортыгызда иминлек, тынычлык hэм анлау остен булсын!
Бэхетле булыгыз!

Нинди гузэл, якты, матур кон сон!
Ике яшьне барда котлыйлар.
Сою туе-Никах туе буген!
Зэнгэр куклэр, кояш hэм бар жиhан мэхэббэтне мактап зурлыйлар!
Яшлэребез! Ихлас кунелдэн сезне Никах туегыз белэн тэбрик итэбез!
Бер-берегезне яратып, тату, бергэ уткэргэн hэр мизгелнен кадерен белеп яшэгез!
Хэзер сез берботен, сезгэ зур бэхет, унышлар телибез.
Юлыгызны мэхэббэт йолдызлыгы яктыртсын!

Буген сезнен очен барлык телэклэр, жылы сузлэр hэм комплементлар, кадерле яшлэребез!
Никах туе белэн, ин ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз.
Сезнен уртак тормышыгыз озын hэм бэхетле булсын!
hэр конегез кунелле мизгеллэр белэн тулыланып торсын!
Йорэклэрегездэ мэхэббэтегез, бер-берегезгэ булган ин саф хислэрегез кунеллэрегезне мэнге жылытсын!
Язмыш сезгэ hэрвакыт елмаеп торсын!
Бугенге конне онытмагыз, ул бик тэ моhим, истэлекле — ул яна тормышка зур адым!
Бэхетле булыгыз матурларым!

Без сезнен очен бик шат, шундый матур — Никах туе белэн котлыйбыз!
Сезгэ тормыш дингезе дулкыннары буенча тыныч, озын, унышлы йозуен телибез!
Йорэклэрегездэ мэхэббэт уты мэнге яшэсен. Гаилэгезнен шатлык hэм илhам чыганагы булсын!
Хыялларны, планнарны бергэ чынга ашру купкэ жинеллерэк, шуна курэ тормыш юлын бергэ атлагыз!

Никах туе, кеше гомерендэге ин матуры, кунелле, эhэмиятлесе.
Ике яшь уз гомерендэге зур, моhим адымны ясыйлар.
Бу адымыгыз бэхетле, озын килэчэккэ алып барсын!
Тормышыгыз чиста hэм аяз булсын!
Никах туегыз котлы булсын!
Куклэр сезгэ узенен гомерлек мэхэббэтен булэк итсен!

Бэхетле улымны, бэхетле кызымны ихлас кунелдэн Никах туйлары белэн тэбрик итэм!
Тормыш юлыгызда сезгэ бэхет, иминлек hэм мэхэббэт юлдаш булсын!
Улым, кызым гайлэ учагын саклагыз, кузлэрегез бер юнэлештэ карасын.
Гайлэгезгэ муллык, кунллэрегезгэ тынычлык телим!
Тормышыгыз шатлык-куанычлардан гына торсын!
Сез безнен бик матур, сойкемле hэм искиткеч пар! Хэерле юл балаларым!

Яшьлэр, сезне ихлас кунелдэн буген искиткиткеч Никах туе белэн котлап китэсем килэ!
Сезнен арагызда ышаныч hэм узара анлау арта гына барсын, уртак бэхетле хатирэлэр туплансын, э романтика уты ботен гомерегез буена сунмэсен!
Килэчэк коннэрегез жинел, унышлы булсын! Алга яшьлэр!

Кадерлэрем, Никах туегыз котлы булсын!
Сез шундый матурлар, гашыйклар!
Гаилэгездэ жылылык hэм гармония хисен саклагыз!
Сезгэ зур унышлар, сэлэмэтлек, сабырлык телим!
Бер-берегезне каты яратыгыз, кадерлэгез. Ярдэм кулын сузарга онытмагыз!
Гаилэгез уссен, уссен, БЭХЕТЛЕ БУЛЫГЫЗ.

Хормэтле яшь пар очен ихлас котлауларым!
Кулга-кул тотынып тормыш жинел hэм кунелле баруыгызны телим!
Бер-берегезнен кадерен белеп, бер-берегезне соендереп яшэгез.
Боек мэхэбэт хислэре сезгэ телэсэ нинди киртэлэрне жинеп чыгарга ярдэм итер!
Шуна курэ чиста hэм саф мэхэббэт хисен саклагыз, жылытып торыгыз!
Гаилэгез ышанычлы hэм нык булсын.
Куз имэсен яшьлэргэ! Мэнге бергэ булсыннар!

Мин буген искиткеч вакыйга шаhите!
Ин куркэм гаилэ туа, буген А., hэм А. Никах туе уткэрэлэр!
Котлыйм сезне!
Сезгэ зур бэхет, шатлык-куанычлар, унышлар телим!
Кадерле яшлэр шуны эйтеп утэсем килэ: Эгэр дэ тормыш юлында кыенлыклар килеп чыкса, алар сезне кочлерэк, зирэкрэк hэм якынрак итер! Шуна курэ бер-берегез очен ин ышанычлы терэк булыгыз, ярдэм кулын сузыгыз!
Бер — берегезне яратып, матур, кунелле итеп шэгез!

Не нашли подходящее поздравление? Возможно они находятся тут Поздравления на никах. Пожелания на никах

Источник

Поздравления с никахом на татарском языке. Никах белэн котлау татарча.

Йэ, Раббым! Синең эмереңне үтэп, ошбу яшьлэребезгэ никахыбыз укылды, никахларын төзек кылып, мэхэббэтлэрен дэвамлы кыл. Бу парларга хэерле гомер, хэерле сэламэтлек, тэкъдирлэнгэн гомерлэрендэ тигез яшэүлэрен насип ит.
Сезнен балаларыгыз да динебезне, илебезне, миллэтебезне куэтлэүче, үзегезгэ миһербанлы, шэфкатьле, исэн вакытта хөрмэт кылучы, вафат булсагыз, дога укучы балалар булса иде. Шул балаларны шатлык-сөенеч, тигезлек белэн үстереп, шатлык-сөенечлэрен генэ күрергэ Аллаһ Тэгалэ насыйп итсэ иде.
Тормыш дигэн озын авыр юлны бер берегезгэ таяныч булып, бер-берегезне хөрмэт итеп, булган хаталарны гафу итеп, бер-берегезгэ юл куеп үтэргэ күркэм сабырлыклар бирсэ иде. Эмин.

Сезне бүгенге изге, матур бэйрэмегез – никах көнегез, белэн ихластан тэбрик итэбез.
Чэчэк атсын тормыш гөллэрегез, яңгыр түгел бэхет яусын сез узасы юлларга. Бүгенгедэй бик күп язлар, жэйлэр сезне көтеп торсын, телэп сезгэ изге телэклэр. Пар канатлар булып яшэгез сез, һэрбер кеше сезгэ соклансын. Һэрчак шулай шат яшэгез күрмичэ тормыш зарын. Бер-берегезгэ терэк булып, кирэк булып үтегез сез гомер үрлэрен. Фэрештэлэр сезгэ һэрвакытта канат жэйсен, саклап сезне хэвеф-хэтэрдэн. Күңел түрлэрегез һэрвакытта аяз булсын, чиклэп узсын болыт-яңгырлар. Туар көннэрегез шатлыклар хэм куанычлар, саулык, байлык, тик бэхет кенэ алып килсен.
Я, Раббым, сезгэ хэерле озын гомерлэр, корычтай нык сэлэмэтлек, татулыкта, тигезлектэ бер-берегезне яратып, хөрмэт итеп, бүгенге хислэрегезне гомерлеккэ саклап, үзегезнең дэвамыгыз итеп сау-сэламэт игелекле, иманлы, миһербанлы, шэфкатьле балалар үстерергэ сезгэ насыйп ит!

Сезне чын күңелдэн яңа тормышка аяк басуыгыз белэн, законлы никахыгыз белэн тэбрик итэм. Бүгенге көнегез гүзэл, килэчэгегез тагын да гүзэлерэк, йөзегез кояштай нурлы, бэхет касэгез тулы, тормышыгыз матур жырларга тиң булсын. Йөргэн юлларыгызны бэхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын, һэр туар таңнар иртэсе сезгэ бэхет, шатлык алып килсен, йөрэгегездэ мэхэббэт ялкыны мэңге сүнмэсен һэм сүрелмэсен.

Бүген жирдэ яңа гаилэ туа.
Яңа тормыш жирдэ башлана.
Берүк матур булсын.
Берүк ныклы булсын,
И ходаем, үзең ташлама!
Үзегез табышкансыз да,
Үзегез кавышкансыз.
Хэерле сэгатьтэ булсын
Бүген тормыш башыгыз.

Сез бүген иң зур хыялыгызны тормышка ашырдыгыз: бары тик саф мэхэббэттэн генэ торган яңа гаилэ төзедегез! Без сезгэ иң беренче чиратта ныклы сэламэтлек, аяз таңнар, тату көннэр, ярату белэн сугарылган гүзэл кичлэр телэп калабыз! Ике якны тигез итеп, юктан да кызык табып, бер-берегезне күз карашыннан аңлап гомер итегез!
Бүген сезгэ, бэгырькэйлэр,
Бары шул телэк кенэ-
Пар күгэрченнэр шикелле
Яшэгез гөрлэп кенэ!
Пар балдаклар алмаштыгыз,
Вэгъдэлэр беркеттегез.
Инде хэзер тигезлектэ,
Сөешеп гомер итегез

Назланырга һэм назларга
һэрчак вакыт табыгыз.
Ишек һэм тэрэзэлэрегезне
Гайбэтлэрдэн ябыгыз.

Тэмле булсын теллэрегез,
Тэмле сүз — жан азыгы.
Татулыкта, тынычлыкта
Яшэешнең кызыгы.

Ир урынында ир үзе булсын.
Үрелмэсен хатын бүреккэ.
Хатын була алу — олы бэхет.
Уңган хатын — иргэ бэхеткэ.

Гаилэгэ кермэсен көнлэшү.
Авыр сүз, үпкэлэп эндэшү.
Яшэгез гел тату, сөешеп,
Шатлыкны, бэхетне бүлешеп.

Туй көннэре — иң шатлыклы көннэр,
Алда өмет, бэхет, мэхэббэт.
Түкми, чэчми гомер буйларына
Илтэ торган изге бэрэкэт.
Бэхет кошы кунсын өегезгэ,
Сөенсеннэр эти-энилэр.
Үзегезгэ охшап тэүфыйклары белэн
Тупырдашып үссен бэбилэр!

Парлы типсен мэңге йөрэгегез,
Мэхэббэтнең ике кояшы.
Кояш кебек түп-түгэрэк булсын
Бэхетегез — гомер юлдашы.

Кушылып үскэн куш каеннар кебек,
Бергэ үтсен тормыш юлыгыз.
Зэңгэр күлдэ пар аккоштай,
Бэхет күллэрендэ йөзегез.

Яшэгез матур пар булып,
Икегез бер жан булып.
Күршелэргэ үрнэк гаилэ,
Дуслар өчен дан булып.

Олы юлга сез чыгасыз бүген,
Бергэ кушып ике йөрэкне.
Юл алдыннан эйтик сезгэ
Чын күңелдэн изге телэкне.
Без телибез чын күңелдэн сезгэ
Аерылмасын тормыш юлыгыз.
Гомер сукмакларын узган чакта
Адашмагыз, зирэк булыгыз.

Изге телэклэрем юллыйм
Кияү белэн кэлэшкэ.
Бары бэхет-шатлык кына
Юлдаш булсын һэр эштэ.
Иң зур киңэшем шул сезгэ
Тормыш бизэге — бала.
Килэчэктэ бэхет юлын
Бары ул гына сала.

Бер-берегезнең кадерен белеп.
Шатланып, уйнап-көлеп,
Үтегез тормыш юлларын
Пар күгэрченнэр кебек.

Талдай зифа буйлары,
Бигрэк матур уйлары.
Шаулап торсын, гөрлэп торсын,
Жырлап торсын туйлары.

Гел уңышлар көтеп торсын
Үтэсе юлыгызда.
Бэхет өчен күп кирэкми.
Ул бит үз кулыгызда.

Тормыш бик катлаулы, шуңа күрэ
Гадел юлны сайлый белегез.
Бездэн сезгэ шушы телэк:
Бер-берегезне аңлый белегез.

Кавыштыгыз яшьлек иртэсендэ.
Иңгэ иңне куеп, аңлашып.
Ерактагы картлык көнегезгэ.
Барып житегез сез парлашып.

Озатабыз сезне ерак юлга.
Озын юлга — гомер юлына.
Кулны — кулга, уйны — уйга кушып,
Ике йөрэк бергэ булырга.

Яшэгез сез пар булып,
Икегез бер жан булып.
Күршелэргэ үрнэк гаилэ,
Дуслар өчен дан булып.

Серле учак бар дөньяда.
Ул — гаилэ учагы.
Бар аның дөрлэгэн чагы.
Бар тик пыскыган чагы.
Гаилэ учагыгызның һэрвакыт
Ялкыны көчле булсын!

Бездэн сезгэ изге телэк;
Тэбриклибез бэйрэмегез белэн.
Истэлекле булсын туегыз!
Бергэ типсен кайнар йөрэгегез.
Бер үк төсле булсын уегыз.

Яшэгез бер-берегезгэ
Гомерлек терэк булып.
Бергэ типкэн йөрэк булып,
һэрвакыт кирэк булып.

Безнең сезгэ телэгебез:
Кулларыгыз кулдан китмэсен.
Чэчлэрегез чэчкэ бэйлэнсен дэ
Жил-давыллар аны сүтмэсен!

Бүген — сезнең иң бэхетле,
Иң шатлыклы көнегез.
Матур булсын күңелегез,
Тэмле булсын телегез.
Яратып кына яшэгез
Берегезне берегез!

Ходай биргэн мэхэббэтнең
Кадерлэрен белегез.
Барысы да сокланырлык
Матур оя корыгыз.
Матур, жылы оягызда
Тату гына торыгыз!

Ак бэхетлэр сезгэ юлдаш булсын,
Күтэренке булсын күңелегез.
Саулык, шатлык, куанычлар белэн
Гөрлэп үтсен бөтен гомерегез.

Туганнарны һэм дусларны
Шатландырырсыз бүген.
Бэхет кояшы яктыртсын
Сезнең мэхэббэт күген.
Гел якты булсын юлыгыз,
Якты булсын уегыз.
Котлы булсын никахыгыз
Котлы булсын туегыз.
Бүген дөнья коенгандыр
Ак карга ап-ак нурга
Бэхетле тормыш тели ул
…һэм ….га!

Колач тутырып чэчкэ жыялмадым
Кыш бит инде, кырда кар тулы,
Никах көнегез белэн тэбрик итеп,
Шигырь яздым сезгэ бу юлы.
Син минеке мин синеке диеп,
Кавышкансыз булыгыз бергэ.
Дошман көенсен, дуслар сөенсен,
Күреп сезне гомергэ бергэ.
Яратышып, сөеп кавыштыгыз,
Яшэгез гел бергэ гомергэ.
Тиңлэсеннэр сезнең мэхэббэтне
Һич тутыкмый торган тимергэ.
Алдыгызда бик зур юллар ята,
Аерылмасын кулыгыздан кул.
Туры булсын, изге булсын иде
Икэүлэшеп сез башлаган юл.

Яшь парларга бэхет яусын,
Тигез гомер итсеннэр.
Чөкердэшеп яши-яши,
Алтын туйга житсеннэр.
Гомер буе икесе бер
Сукмактан атласыннар.
Бер-берсенэ мэхэббэтне
Үлгэнче сакласыннар!

Никах көнегез котлы булсын!
Бүген сезнең язылышкан,
Никахлашкан көнегез,
Тантаналы бу мизгелнең
Кадерлэрен белегез!
Бүген дөнья гажэп нурлы,
Елмаегыз, көлегез!
Бөтен дөнья бэйрэм итэ,
Сезне котлый — күрегез!
Бүген сөю диңгезендэ
Рэхэтлэнеп йөзегез,
Мэрхэмэтле, бэрэкэтле,
Бүгенгедэй мэхэббэтле
Булсын һэрбер көнегез!

Эй, гашыйклар, яшьлек туегызга
Кунак булып мин дэ элэктем;
Туегызны котлап шигырь яздым,
Кайнарлыгын өстэп йэрэкнең.
Тормыш бит ул тын күл түгел
Давыллар да була, жиллэр дэ;
Ни булса да йөкнең авырлыгын
Күтэрегез бергэ иңнэрдэ.
Тэбрик итэм кавышу көнегез белэн,
Бер-берегезгэ тиңнэр булыгыз;
Озын гомер, саф мэхэббэт белэн
Яңа матур тормыш корыгыз.
Язмыш сезгэ сөю бүлэк иткэн,
Югалтмыйча аны саклагыз.
Иңне-иңгэ куеп, гомер буе
Гел янэшэ генэ атлагыз.
Мизгеллэргэ кушылып еллар үтсен,
Өегезгэ кайгы кермэсен.
Пар былбыллар көнлэшсеннэр сездэн,
Сөю кошы ташлап китмэсен.
Пар аккошлар кебек яшэгез гел,
Бэхет белэн үтсен көнегез,
Гомер язы сезне кавыштырды,
Көзлэргэ дэ бергэ керегез.

Туйлар гөрли бүген бу өйдэ,
Кияү белэн кэлэш иң түрдэ.
Тэрэзэдэн ай да елмая,
Бэхет телэп гомер-гомергэ.
Табын тулы кода-кунаклар,
Бер-бер артлы ява телэклэр;
Юлларыгыз, яшьлэр, ак булсын,
Сөюегез мэңге саф булсын.
Яшэгез гел бергэ, аңлашып,
Сандугачлар кебек сайрашып.
Түрендэ дэ алтын туегызның
Утырыгыз шулай парлашып.

Язмыш сукмаклары очраштырган,
Бер-берегез белэн таныштырган.
Ике йөрэк берсен-берсе тапкан
Саф сөюлэр сезне кавыштырган.
Бүген сезнең олы бэйрэмегез,
Көтеп алган кызыл туегыз.
Пар аккоштай ак күлмэкле парлар,
Гел янэшэ булсын юлыгыз.
Сөю хисен саклап гомер буе,
Шатлык-борчуларны бүлешеп,
Яшэгез сез пар күгэрчен булып,
Гел серлэшеп, һэрчак килешеп.
Бэхет телэп сезгэ туй көнендэ,
Жылы сүзлэр белэн дэшэбез.
Ходай кушып кавышкансыз икэн,
Ахыргача бергэ яшэгез.

Уйнап-көлеп, яңа юлга сезне
Озатабыз туйда бүгенге.
Авыр чакта таянычың булса,
Тормыш ямьле, яшэү күңелле.
Нигез булсын хыялларыгызга
Безнең телэклэр дэ — бер өлеш.
Без татулык телик сезгэ бүген,
Бэхет йорты төзү — сезнең эш!
Бары сөю генэ, канат куеп,
Хыял күклэренэ күтэрэ,
Телэк житэ юлга чыгар өчен,
Терэк кирэк юлны үтэргэ!
Табышкансыз, телэп барышкансыз,
Пар булгансыз икэн икегез,
Бер-берегезгэ гомерлек яр булып,
Тигез, тату гомер итегез.
Телэк шундый килэчэккэ:
Кайгыларны уртак бүлегез,
Шатлыкларны бергэ уртаклашып,
Юл куешып яши белегез.
Яңа тормыш дигэн бинагызның
Саф мэхэббэт булсын нигезе! —
Үтэ алмасын анда беркайчан да
Яманнарның агулы сүзе.
Бу тормышта төрле хэллэр була,
Аерылмасын тормыш юлыгыз,
Гомер сукмагыннан узган чакта,
Адашмагыз, зирэк булыгыз.

ЗАГС биргэн язу — кэгазь бит ул,
Саргая ул сандык төбендэ.
Саргаймасын сезнең саф мэхэббэт,
Чэчэк атсын күңел түрендэ
Ике йөрэк бергэ тибэ хэзер,
Мэхэббэттэн күпер корыгыз,
Бүген икэү бергэ булган кебек,
Мэңге-мэңге бергэ булыгыз!
Кай жирлэрдэ генэ йөрсэгез дэ
Юлларыгыз изге юл булсын!
Бергэ тапкан үзегез сайлаган
Бэхетегез чиксез мул булсын!
Бер-берегезне сөю белэн генэ
Чиклэнмэсен тормыш юлыгыз.
Сезне үстергэн эти-энилэргэ
Һэрчак көлэч йөзле булыгыз!

Пар балдаклар киеп кул куйдыгыз
Икэү бергэ гомер итэргэ —
Насыйп булсын бергэ житэклэшеп
Гомер үрлэренэ житэргэ!
Яшэгез сез тоеп һэрвакытта
Бер-берегезнең жылы кочагын,
Кадерлэрен жуймый саф хислэрнең
Сүндермичэ сөю учагын!
Мэхэббэтнең татлы жимешлэрен:
Сөйкемле кыз, батыр улларны
Үстерегез бергэ, насыйп булсын
Үткэрергэ алтын туйларны!

Источник

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *